Тэтимол 2015

ЧУЧКА, себ. (Тумашева 1992: 242) цуцка, цуцқы, «поросёнок; свинья» < гом. кыпч., уйг., үзб. чочқа (нуг., каз., к.-калп. шошқа, башк. сусқа), кырг., алт. чочқо, к.-балк., хак. чочха id. госм. чуҗыға, чоҗыға «бәләкәч чучка», кар. чочха, цоцқа «малай, яшь егет», чочуқ «имгәк баласы, бәби», чыгт. чочуқ, бор. төрки (ДТС: 150) čočuq «чучка, дуңгыз баласы» ~ төр. čoсuk «яшь бала» ~ себ. (Тумашева 1992: 240; Дмитриева 1981: 195) цōцуқ, цоцық «имчәк», тат. диал. (ТХИ: Дастаннар 1984: 141) җоҗық id., миш. (ТТДС I: 570) җеҗык, (ЗДС: 717) цуцык «әрәмтамак, буйга җитеп тә файда китерми торган егет яисә кыз», каз. (Нұрмағамбетов: 45) җоҗық, төркм. җоҗуқ «чучка, дуңгыз баласы» һ.б. бор. төрки *чочуңа «чучка» > чув. сысна (> мар. сосна, сöсна, сисна, сасна) «дуңгыз, чучка» ← чочу- «чупылдатып имү» тәкълиди сүзеннән, шуннан ук грек. ςυς [сус], лат. sūs «чучка», к. Федотов II: 77.

Чучык ~ Чучка сүзе күп кенә бүтән телләргә дә кергән: манси. tšuško «дуңгыз», көрд. çuçik «бәби, имчәк баласы»; рус. чушка «чучка, дуңгыз» сүзен дә Л. Будагов (I: 491) татарчадан ди; рус. диал. чучак тәгаен татарчадан; рус телендә һәм кайбер кардәш телләрдә чуча «чучка, дуңгыз» сүзе бар һәм шунлыктан рус чушка сүзен шул (ш. ук тәкълиди) тамырга нисбәт итәләр (төрле карашлар тур. к. Аникин: 679–680).

Дерив.: чучкачы; чучкачылык «дуңгызчылык»; диал. чучкала-у (сөйләшләрдә чучка «дуңгыз баласы», дуңгыз «үсеп җиткән хайван» ачык аерымлана); чучкалык. Тат. гади сөйләмдә чучка, башк. суска «юньсез, әдәпсез яшь кеше». Чучка «дуңгыз, морҗа терәге» мәгънәсе (ТТДС I: 493) дуңгыз сүзеннән калька буларак халык этимологиясе буенча килеп чыккан. К. Туңгыз.



Предыдущая статья            Следующая статья