Тэтимол 2015

ЧУХРЫЙ иск. (Г. Камал) «одетый чрезмерно пышно; чересчур франтоватый; щёголь, франт» > мар. чукри id. < госм. чухадари, халыкча чухрай «сарай хадимнәренең сәер дәрәҗәдә купшы (биек үкчәләр, гадәттән тыш биек, мөгезле, җәенке һ.б. калпаклар, чулпылар белән характерлы) киеме» ← чухадар «сарай хадиме; яничәриләрнең дәрәҗәләренә тәгаен формаларын киенгән офицерлары» ← чуха, чоха «махсус озын кием; кыйммәтле сукно» ~ фар. чӯх̣ā id. Бу сүз рус., пол. телләрендә билгеле булган, к. рус. (Фасмер IV: 377) чуга, чугай, чуха, чоха «озын кафтан». Безнең якларга бу сүз Кырым татарлары аша килгән булса кирәк.

Чухрай «көязлеккә дәгъва итеп, зәвыксыз киенгән кеше» сүзе рус., укр. телләрендә дә очрый.



Предыдущая статья            Следующая статья