Тэтимол 2015

ЧУРТАН, диал. цуртан «щука» > мар. чортон < гом. кыпч., төркм., үзб. чортан, алт., кырг. чортон (> нуг., каз., к.-калп., тув. шортан), хак. сортан, як. сордон, сордоң, чув. çăрттан id., госм. чортан «еланбалык» ~ бур. сордон, эвенк. (ССТМЯ II: 113) сордоқ, чордоң «чуртан». Тат. диал. (Тумашева 1992: 135) куртан, култан яңгырашы сәер: ихтимал, ул эвенк теленнән әйләнеп кайткандыр (эвенк сөйләшләрендә сортон > һортон > хортон > тат. куртан булуы мөмкин), ләкин к. маньч., ульч. қору, маньч. (ССТМЯ I: 404) ҳоро, ҳувара «чуртан». Башк. телендә (һәм бүтән алтай телләрендә дә) чуртан ~ суртан сүзенең вариантлары бик күп (к. БТДҺ: 282–287). Чуртан < чортан һичшиксез чурагай (к.) сүзе белән тамырдаш, чаг. каз. шорағатай «чуртан», -гай кушымчасы да, -тан кушымчасы да монг. телләренә хас һәм, күрәсең, бу сүз монг. телләреннән таралган – тәүдә Амур елгасының урта агымнары тирәсендә яшәгән монголлар балыкчылыкны төркиләрдән яхшырак белгәннәр. К. Чурыш. Räsänen 1969: 116; Федотов II: 98–99 (бу авторларда материал бик аз – гади параллельләр генә); рус. сордонка «чуртан» (төрки телләрдән) тур. Аникин: 506.



Предыдущая статья            Следующая статья