Тэтимол 2015

ЧУРАШ, диал. сурас «внедрившийся в семью, род, народ, инородец; отатарившийся представитель другого народа». Бу сүз норматив сүзлекләрдә (ТТАС һ.б.) теркәлмәгән; диалекталь сүзлекләрдән Д.Г. Тумашева (1992: 194) сурас «никахсыз туган бала» сүзен китерә. «Башҡортса-русса һүҙлек»тә (1996: 557) сураш «название одного из родов племени үçәргән » диелә, ләкин шул сүзлеккә кушымта итеп бирелгән кабилә-ыру атамаларында сураш, чураш, шорас тагын төрле сөйләшләрдә биш-алты урында искә алына.

Чураш сүзен уртак мәгънәдә без 1986 елда Иглин районының Бибакты авылында очраттык: Балхиярлар – чурашлар алар, чуваш нәселеннән... фамилияләрен мөселман исеменә алмаштырганнар, диде Габитова Хәлимә (1911 елгы әби). Мин ул чагында бу сүзгә әһәмият бирмәдем, берәр төрле кушамат дип уйладым. Ләкин тагын берничә ел үткәч, У.Э. Эрдниевның «Калмыки» (Элиста, 1970: 209) дигән тарихи-этнографик китабында цорос, чорос «чужак, окалмычившийся тюрк» дигән сүзләрен укыгач тат. телендә дә чураш «татарлашкан чит халык вәкиле» сүзе булганлыгын аңладым. Калмыклар шаган цорос «ак чураш», ягъни «калмыклашкан татар», шара цорос «сары чураш», ягъни «калмыклашкан башкорт», хара цорос «кара чураш» «калмыклашкан казак яисә нугай» төркемнәрен аералар икән. Ихтимал, кайчандыр цорос, чорос «гомумән төркиләрне белдергәндер, хәзер исә алай түгел: кыпчак төркиләрен калмыклар мангыд < мангуд дип атыйлар (шуннан шаган мангд – татар, шара мангд «башкорт», хара мангд «казак»). Гомумән, цорос, чорас сүзе калмыкларның борын-борыннан килгән ыру-кабиләләренә карата киң кулланыла (Номинханов 1969: 199–203) һәм аның озын тарихы бар. XIV г. монголлар солгар «сул кул, көнчыгыш» вә җуңгар «уң кул, көнбатыш» төркемнәренә бүленәләр. Җунгарларның легендар беренче ханы баласыз-токымсыз вафат булгач, аның урынына чыгышы билгесез (аны байтирәк төбеннән табып үстергәннәр) егетне – Чоросны чакыралар. Һәм шуның токымнары җунгарларның һәм алардан аерылып чыккан калмыкларның идарәче груһын тәшкил иткәннәр. Бу Чорос турында монгол халыкларында исәпсез күп легендалар йөри (МНМ II: 632–633, С.Ю. Неклюдов мәкаләсе).

Чураш сүзе, гомумән, татарларга бөтенләй таныш булмаган сүз түгел: Чураш, Сураш дигән авыллар Идел-Урал регионында еш кына очрый (к. Башкирская АССР. Административно-территориальное деление. Уфа, 1969: 426; Татарстан республикасының административ-территориаль бүленеше. Казан, 1992: 286); Чурашев дигән фамилия билгеле.

Әйтелгәннәрдән чыгып, чураш сүзе монгол телләреннән алынган дип уйларга ярамый. Хикмәт шунда: чураш < чораш сүзе закончалыклы фонетик модификацияләрдә Себер төрки телләрендә дә очрый: Н.Ф. Катанов җыйган фольклор материалларында (Абакан 1963: 20–26, 98–109) Сурас, Сураз – ата-анасыз үскән (типологик) батыр образы. Алтайлыларда Сурас Кыпчак бор. ыруларның берсе, төбендә, имеш, ялгызын үскән сукыр баланың токымнары (к. Алтай кеп-куучындар: 197–198). Рус сөйләшләрендә, бигрәк тә Себердә, сураз «уйнаштан туган яисә иярчен бала» (к. Фасмер II: 806; Словарь русских говоров Новосибирской области. Новосибирск, 1979: 528, 556), хак., алт. телләрендә суразак «ятим үскән бала» һ.б.

Чураш ~ сураш ~ сурас сүзен С.Ю. Неклюдов (МНМ II: 632–633) төрки-монгол телләрдә киң билгеле чура < чора (варианты чур < чор), башк. сура «ханга хезмәт итүче батыр, хан кургавылының бер яугире» сүзенең монголча күп. формасы (чора-с) дип аңлата. Чураш сүзенең чура тамырыннан ясалуы бик мөмкин. Ләкин ни өчен монда ауслаутта килеп чыккан соң? Монысы аңлашылып бетми. Шунлыктан чураш сүзен төркичә *чурағач < чорағач < чорғач сүзеннән (чура ~ чур сүзенең иркәләү-кечерәйтү формасыннан) килүе дә бик мөмкин, чөнки төрки телләрдә -гач кушымчасының -гаш яңгырашын алуы еш кына (нуг., каз., к.-калп. телләрендә генә түгел) очрый, мәс., татарча тәлгәш < тәлгәч, ялгаш < ялгач. Алтай-Саян төркиләрендә Сурагаш, Суразак кебек ялгызлык исемнәре бар.

Тарихи җәһәттән чураш < *чурағаш сүзенә чуваш этнонимы бик бап килә, ләкин -р- авазы кая югалган, дигән сорауга җавап юк.



Предыдущая статья            Следующая статья