Тэтимол 2015

ЧУРА «слуга, работник; батыр, служащий хану» позднее (чура кол ) «крепостной» ~ кр.-тат. çora, нуг. şora «шәрәфле әсир», «шәрәфле әсир белән гади бер кыздан туган ир бала» < гом. кыпч., к. башк. сура, кар. чора, цора «хезмәтче, хадим», кырг. чоро «би токымы, бинең, ханның гвардия гаскәрие», төркм. чооры «кол токымы» > нуг., каз., к.-калп. шора «хадим; морза», эпоста – «баһадир углы» (к. Будагов I: 674) ~ кырг., алт., госм. чор, чöр > алт., диал. хак. шор «шәрәфле кол», бор. чыгт. («Келурнамә»дә) чöрä «аристократия» ~ калм. tsora «гаскәри, алпар» һ.б. < санск. çūra id. (Ramstedt 1935: 430); к. ш. ук иске укр. чура, джура «кучты, корал йөртүче; хәрби тәрбиягә алынган яшүсмер», уйг., үзб., таҗ. җура, җора «дус, иптәш; кияү егете». Җору, җура, чура монг. халыкларының төп эпос герое Гэсэрның тәүге исеме була, к. МНМ I: 284.

Чура сүзе Урта Идел регионында борынгыдан билгеле, к. чув. чура «хезмәтче әсир яисә әсирә», мар. цора, чёра «хезмәтче малай; ниндидер бер изге» (к. Holmberg: 79), удм. сюр, сьор «читтән килеп җәмгыятькә алынган кеше». Морд. М. цёра «угыл, углан». Федотов 1990: 276; Федотов II: 424–425; Черных 1980: 39–40; Тимергалин: 545. К. Чураман, Чураш, Чүре.



Предыдущая статья            Следующая статья