Тэтимол 2015

ЧУР I(ТТДС I: 493) «предел; промежуток», «дальше не ходи, остерегайся» ~ рус. (Фасмер IV: 385) чур id.; рус сүзенең төгәл генә этимологиясе юк, шунлыктан тат. (миш.) чур сүзен рус теленнән дип кистереп әйтеп булмый. К. ш. ук Кондратьева Т.Н. Собственные имена в русском эпосе. Казань, 1967: 117–119, 125.

Дерив.: к. Чурсыз (рус. черезчур сүзеннән ярымкалька).



Предыдущая статья            Следующая статья