Тэтимол 2015

ЧУПАЙ (ТТДС I: 493; ТТДС II: 358) «ребёнок, который сосёт свой палец; соска, жёвка» – безнеңчә, бу мәгънәләр икенчел, чөнки к. диал. (трбс.) чупай (чупай ябалагы) «байгыш; чырайсыз ябалак; сыч», башк. (БТДҺ: 284) супа йабалақ, супай өкөһө, супайҙы (< чупайлы) «төкле аяклы ябалак», супай «чупай; байгыш, ялгыз яшәүче кеше», ш. ук «бүрек (кошларда)». Мисаллардан күренгәнчә, төп мәгънә – «өкеләрнең башында була торган колаксыман каурыйчыклар; кәкел» һәм бу хәл ошбу сүзне рус., укр. һ.б. слав. (Фасмер IV: 375) чуб id. ~ ним. Schopf id. сүзе белән чагыштырырга мөмкинлек бирә. Ностратик сүз микән?



Предыдущая статья            Следующая статья