Тэтимол 2015

ЧУМЫР-У (ТТДС I: 492, гомумән еш очрый) «погружать (и вынимать)» ~ башк. сумыр- id. < диал. чумгыр-у id. ← чум-у (к.). Гомумән, бу сүз төрле юллар белән ясала ала (мәс., чумдыр-у дан кыскарырга мөмкин) һәм гом. төрки характерда, к. бор. төрки (ДТС: 153) čomur- «чумыру», čomurmïš «чүмеч» һ.б. Чум-у һәм Чумыр-у сүзләре тәкълиди тамырдан булырга тиеш, чаг. тат. чумп ~ чулт – суга кечерәк таш төшкәндәге, бака чумгандагы һ.б.ш. авазга тәкълит.

Дерив.: чумырт-у; чумыргыч «зур чүмеч; су алгыч бидрә».



Предыдущая статья            Следующая статья