Тэтимол 2015

ЧУМ-У, диал. цум-у, (ТТДС I: 358) чумна-у «нырять; окунаться» > чув. чăм- [чŏм-] << бор. төрки (ДТС: 153, 155) čom-, čöm- id. Борынгыдан бирле калын һәм нечкә вариантларда кулланыла: ком., алт., госм. һ.б. чом- (> башк. сум-, сумғы-, нуг., каз., к.-калп., шор. шом- > хак. сом-), як. ум- (умус- «чумышу») ~ к.-балк., кырг., уйг., чыгт. чöм- «чуму; чумдыру», үзб. чöм- «йөзү». Чаг. Чоңгыл, Чүмеч, Шоңгы-у. Räsänen 1969: 115; Федотов II: 401 (бик ярды).

Дерив.: чумыл-у (христианнардагы бер йоланы да белдерә, к. ТТДС I: 358), чумын-у, чумыш-у, чумдыр-у. К. ш. ук Чумга, Чумыр-у.



Предыдущая статья            Следующая статья