Тэтимол 2015

ЧУМАР, (ЛТ I: 174) чумур, (Будагов I: 500) чүмүр, (ТТДС I: 507) чумĕр, (Зимасов: 114) чумир, (ТТДС I: 492; Г. Толымбай) чумара «клёцки» («нечкә озын камыр кисәген турап ашка салынган ашамлык», к. Хайрутдинова 1993: 77–78) ~ башк. (БТДҺ: 284) сумар «дүрткел салма» ~ мар. чомар, морд. М. цёмара «арыш оныннан пешерелгән чумар»; КЭСК (: 394) авторлары фикеренчә, бу сүз удм. чумер, коми. чомöр «беренче яңа уңыш ашлыгыннан пешерелгән ритуаль ашамлык – чумар» сүзеннән. Бүтән төрки телләрдә чумар сүзе үз мәгъ. юк шикелле, шунлыктан аның фин-угор телләреннән (субстрат телдән) алынган булуы бик ихтимал. Чумара варианты «бушлай ашау-эчү, тиген табыш» мәгъ. очрый: бу факт та әлеге фараз файдасына: яңа уңыштан беренче ашны бөтен авыл бергә ашаган (чаг. күҗә, тахил ).



Предыдущая статья            Следующая статья