Тэтимол 2015

ЧУМАН (ТТДС I: 492) «четырёхугольная корзина (которая ставится на санки) или плетёные санки для катания» ~ башк. (БТДҺ: 284, 395) суман, шуман «озынча тагарак; кәрзин; талдан үрелгән каз, үрдәк оясы», чув. чуман, мар. чоман, мар. Т. чöман id., ш. ук (Упымарий: 244) «каездан эшләнгән чаңгы», удм. чумон – төрле кәрзин атамалары, рус. (Даль) чуман «туз кызау; соскы, соскыч; улакланган каез кисәге – аны чана шуу һәм печән ташу өчен файдаланалар» диелә. Рус. этимологиясендә бу сүзне остяк (ханты) яисә чуваш теленнән кергән дип исәплиләр, ләкин хәлиткеч дәлилләр юк. Төп мәгъ. «каез (кайнатып эшкәртелгән ныклы юкә кабыгы, кайрысы)» булырга тиеш һәм, безнеңчә, чуман сүзе фин-угор телләреннән килә. Фасмер IV: 382; КЭСК: 313; Федотов II: 422; Аникин: 674.



Предыдущая статья            Следующая статья