Тэтимол 2015

ЧУМАК II«возница; подвода (на дальнюю дорогу)» < рус., укр. чумак id., ш. ук «тоз һәм балык сатучы сәүдәгәр» төр. чумақ, чомақ «күн бидрә, дегет чиләге» сүзеннән дип уйлыйлар, чөнки озын-озак юлга йөрүче сәүдәгәрләр һ.б. күн дегет савыты тагып йөргәннәр (чаг. тат. мәкаль: Дегет чиләге дә хаҗга бара). Чумак сүзен З. Вәлиди (Velidi: 51) бор. төрки čomaq, čömük дигән төрки кабилә – танылган сәүдәгәр кавеме белән бәйли. Көнч. слав. телләрендә чумак сүзе төрле мәгънәләрдә очрый (к. Аникин: 674): «олаучы; кабакчы», «ахмак» (сүгенү сүзе, к. Чумак I ), «дүртпочмаклы туз савыт» (к. Чумака ), «агач чүкеч». Соңгысы уйг., кырг. диал., гаг., фар. чомақ, көрд. çomax, госм., төр. (Zenker I: 375; Будагов I: 500) чумақ «сугыш чукмары; томар (жезл), тимер кисап; зур кашык» (> лезг. һ.б. Кавказ телләрендә «шар башлы таяк») сүзләреннән килә. К. ш. ук бор. төрки (ДТС: 153) čomaq «гаса, таяк; томар». Бор. төрки (оp. cit) čomaq «мөселман» сүзен Дҗ. Клоусон (Clauson: 422) мөселманнарның күсәк белән кораллануы, ә Ф. Сумер (Sümer 1992: 32) аларның күн капчык тотып йөрүләре белән аңлаталар. Уйг. чомақ «нык, көчле кеше» төрлечә аңлатыла ала.

Чумак ~ чомак сүзенең барча мәгънәләре төрки *чомғақ «текә ярдан су чумырып алу өчен сапка беркетелгән күн савыт» сүзеннән килеп чыга алалар, ләкин моны исбатларга кирәк. К. Чумака. Фасмер IV: 382.



Предыдущая статья            Следующая статья