Тэтимол 2015

ЧУЛПЫ, диал. (ЗДС: 715, 716, 762) цолбо, цолпан, цулбы, цулбан «серебряная бляха; накосник; кисть, бахрома; плетёный ковш – дуршлаг» ~ башк. сулпы id. – күпчелек кыпч. телләрендә (ком., к.-балк., кырг. чолпу > нуг., к.-калп. шолпы) «сөзгеч, (тишекле чүмеч)» мәгъ.генә сакланган; тик үзб. чолпа (>> шолпы) сүзендә генә «хатын-кыз кием яисә чәчләрендә түгәрәк металл бизәк» мәгъ. бар. Себ. (Тумашева 1992: 247) чолпы «ат ялы», сары уйг. чолvan «ат маңгаена бизәк өчен куелган йолдыз» чулпан сүзе белән гомоген.

Чулпы сүзе (сүз уртасындагы -п-) иске уйг. теленнән таралган һәм иске монг. čolbun «чулпан; йолдыз; орден» сүзеннән килә (к. ш. ук монг. цолув «йолдыз» ~ сары уйг. чолы «йолдызга охшатып чыбыктан үрелгән сөзгеч»). Төбендә кыт. теленнән килә (С.Е. Малов фикере); чулпан ~ чулпы дип Кытайда мәңгелек билгесе булган челтәр фигурасын да атаганнар. Шундый мәкаль бар: Иләк чулпыдан «синең тишегең унау» дип көлгән, ди (ә үзенеке бихисап!). Чаг. шундый икенче бер мәкаль: Кәҗә сарыктан синең күтең ачылып китә, дип көлгән, ди (ә үзенеке һәрвакыт ачык) Нұрмағамбетов: 138–139 (материалы диффуз). К. Чулпан.



Предыдущая статья            Следующая статья