Тэтимол 2015

ЧУЛПАН «планета Венера (особенно – утренняя)» < гом. кыпч., уйг., үзб., төркм., аз., төр. һ.б. чолпан (> башк. сулпан, нуг., каз., к.-калп. шолпан, тув. шолбан), алт., як. чолбон, чолмон, чолпон, хак., тув. солбон id., алт. диал. (Баскаков 1966: 165–166; Баскаков 1972: 272) чöлбöн, шöлбон «(гомумән) йолдыз» ~ иске монг. čolban, čolbun > бур. солбанг «чулпан; наҗагай; орден». Яңгырашына караганда, бу сүз кыпч. телләренә уйгурчадан таралган.

Чулпан < чолпан сүзенә һәм образына баглы төрле легендалар бар: алт. чолпан «Диана, аучы кәникә, аучы гүзәл», як. чолбон «шайтан (иблис) кызының күзе», бур. солбаң, солбаң «Кытай императорының кызы» һ.б. Безнеңчә, Чулпан кыт. Чжу люң ван «күк ләве; күк аждаһасы – ләүләр патшасы» сүзеннән (к. Ахметьянов 1981: 58): кояш төнен су керә һәм иртән судан чыга башлый, шул чагында дошман ләү – шайтан аның кием киенгән мәлендә тотып йотмакчы була, әмма әлеге Чжу люң, бер күзен кысып, җәядән шайтанга ук ата, аның кысылмаган күзе – чулпан! К. Таң I, Чулпы.

Мар. чолпан ~ чолган сүзен чолга «якты, нурлы» сүзе белән багланышта аңлаталар; удм. чулпон «чулпан» һәм Чулмон «Чулман» сүзләре бердәй дип карала. Тик бу аңлатмалар халык этимологиясенә тартым. Räsänen 1969: 115; Mandoky L. Asiatische Sternnamen // Glaubenswelt und Folklore der sibirischen Völker. Budapest, 1963: 521–532 (бу хезмәттә Чулпан < Чолбан сүзенең этимологиясе ачык калдырыла); МНМ II: 623.



Предыдущая статья            Следующая статья