Тэтимол 2015

ЧУЛМАН(Чулман иделе), иске тат. (Из глубины столетий: 185) Чулыман «река Кама (чаще – до слияния с Белой)» ~ башк. Сулман id. Каманың элекке атамасы буларак, күрше чув., мар., удм. телләрендә дә – Чолман. Ләкин бу сүз, һичшиксез, төрки чыгышлы. Бу тур. Себердәге охшаш елга исемнәре булуы сөйли. Якутиянең көньягында Чульман, Чульмакан дигән елгалар, Көньяк Себердәге берничә Чула, Чулакан, Чулышман һәм, бигрәк тә, Чулым елгасы исемнәре бер тамырга тоташса кирәк. Шуны әйтергә кирәк, Обь елгасының ун кушылдыгы булган Чулым озынлыгы-зурлыгы ягыннан безнең Чулманнан калышмый дияргә була. Чулышман дигәне исә асылда Обь елгасының төп чыганагы, аның иң югаргы агымы.

Бор. төрки телләрдә чулыман- (к. ДТС: 156–157) čulïman, cülimän дип сазламык елга үзәнен атаганнар. Чулманның да, бигрәк тә безнең бор. бабалар тәү тапкыр күргән көньяк үзәне сазламыклар, култыклар, дугай күлләр белән бизәлгән. Ошбу факт та Чулман атамасының шул бор. төрки ядкәрләрдә теркәлгән чүлимән сүзе белән бер булуы дәлилли шикелле. Гарипова 1998: 337–341 (төрле фикерләр һәм фаразлар китерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья