Тэтимол 2015

ЧУЛАК, диал. (миш., себ. ) цулак, миш. (ДС II: 185) чулан «однорукий, сухорукий; увечный, калека; неумелый» > мар., удм. чулак, чолак, чув. чулах, чăлах «чулак; сыңар кул; бармаксыз»; морд. Э. цолак «юньсез» < гом. кыпч., уйг., чыгт., үзб., аз., госм. чолақ (> башк. сулақ, нуг., каз., к.-калп. шолақ), кырг. чолоқ < бор. төрки (ДТС: 152–153) čolaq, čoluq «чулак» ~ яз. монг. (Поппе 1938: 136) čolaq id. Чаг. кырг. чолтой- «көтек, кисек булу», чолтоң (> каз. шолтоң) «киселгән, өзелгән нәрсәнең төбе». Чолақ һәм чолтаң сүзләренең уртак тамыры – кырг. телендә сакланган чол- «бер әгъзасы өзелү, чулаклану», бор. дини гадәт буенча «корбанлык кешене, аның бер кулын, бер аягын кисеп, бер күзен чыгарып, далага илтеп ташлау» (к. Чая, Ярымтык ) һәм шул ук фигыльгә як. чологор «бер генә күзле», эвен., эвенк. һ.б. чулугды, чулокэ, чöлэкэ (к. ССТМЯ II: 413) «сыңар куллы, сыңар аяклы, сыңар күзле кешеләр-җеннәр» сүзе дә тоташа. Чаг. тат. сөйл. чулак-чултый «һәртөрле кулсыз-аяксызлар». К. ш. ук кырг. (Будагов I: 498) чунақ, чонақ (к. Чунак) белән чагыштыра. Räsänen: 115 (уйг. čoluq id. čol- «тупак итеп кисү» – verstümmelt verden – сүзеннән ди. Бу – безнең фаразга су коя). Федотов II: 400; Аникин: 654, 672 (рус. диал. чулак «кулсыз» һәм челюгдеи «ярымтыклар» сүзләре тур.).

Дерив.: чулаклык; чулаклан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья