Тэтимол 2015

ЧУКЫ-У, диал. (себ., миш.) цуқы-у «клевать» < гом. кыпч., к. ком., кырг., госм., чыгт. чоқу-, үзб. чуқи-, алт. чокы- (> башк. суқы-у, нуг., каз., к.-калп. шоқы-), хак. чоқ- id. ~ яз. монг. čoqi- (> хәз. монг. цохи-, бур. сохи-), як. чоқуй- «чуку, җиңелчә (көчсез генә) сугу, төртү» ~ эвенк., нан. һ.б. (ССТМЯ II: 407) чоңкй- «чуку; чоку»; сүзнең чоқ- варианты да бар. Чаг. чокы-у. Räsänen 1969: 114; Федотов II: 35–36 (чув. сăх- «чуку, чагу, төртү» сүзе белән чукы-у сүзен бергә карый, ләкин чув. сүзе фонетик җәһәттән сораулар уята).

Дерив.: чукыш-у, чукыт-у; к. Чукын-у, Чукыр.



Предыдущая статья            Следующая статья