Тэтимол 2015

ЧУКРАК «глухонемой; совсем глухой» > мар. чокрак id. – асылда (к. ТТДС I: 491) «үзеннән су агып чыкмый торган күлләвек, чокыр» дигән сүз (чукрак кешедән дә сүз чыкмый, чөнки ул тел белми) ~ башк. суқрақ id., (Катаринский; БҺҺ III: 159) суқрақ, суқырақ «күлләвектән калган былчырак; каткан былчырак» – төбендә бу сүз даладагы чишмәне белдергән, к. кар. чоқрак, чоғарақ, цоғарак, к.-балк. чоқурақ «чишмә, чишмә суы», нуг. шоқырақ «чишмә», төр. çokrağan «зур чишмә» ← төр. çokra-, бор. төрки (ДТС: 345) çoqra- «шаулап, кайнап дулкынлану» («чукрау») ← çoq- «ыргылу, ташлану», имитатив сүз булса кирәк. Räsänen 1969: 114 (аз гына мәгълүмат).

Ком. чоқрақ, уйг. чоқурақ «тигез түгел» сүзе «каткан чукрак, балчыклык» сүзеннән, шуннан каз., к.-калп. шоқрақ «тигезсез йөрүчән; сикерүчән (ат)».

Чукрак < чоқрақ сүзе төрле мәгъ. күрше телләргә дә кергән, мәс., чирк. шокурак < (нуг.) «тозлак, түмгәклек», рус. (Фасмер IV: 325) чеклак «елганың (тиз агуыннан) туңмый торган төше».

Дерив.: чукраклык; чукраклан-у.



Предыдущая статья            Следующая статья