Тэтимол 2015

ЧУКА (ТТДС II: 357), чукка, чока «(острая) вершина горы» ~ кырг. чоко, чоколоқ, каз., к.-калп. шоқа, шоқы id., башк. (БТДҺ: 273) суқа, суққа, сукай id., ш. ук суқа «тау башы, түбәсе», к.-балк. чоқай, уйг., үзб. чоққа «кәкел, баш түбәсенә төйнәлгән чәч; чукай»; чаг. башк. суқса «түгәрәк (куак)», суқсай-ыу «түгәрәкләнеп калкып тору» ~ уйг. чохчай- id.; бур. согсо «өем», согсой- «күтәрелеп-өелеп тору», монг. цоги «зур өем, таучык», цогцой- «чукчаю» ← яз. монг. čоγčа ~ тунг.-маньч. (к. ССТМЯ II: 404) чокчо, чоко «(түгәрәк чалымлы) тау башы». Күрәсең, бик бор. топонимик апеллятив. Чаг. Чуан; Чүкәй-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья