Тэтимол 2015

ЧУЕН[чуй ы̌н], диал. (ДС II: 227) чөгән, чөген, (ТТДС I: 505) чөгин, себ. (Тумашева 1992: 240) цōғын, цōйын «чугун; чугунный котёл, чугунок» < гом. кыпч., уйг. чойун, чойын (> башк. суйын – БТДҺ: 280 – сөгөн, нуг., каз., к.-калп., шор. шойун, шойын), уйг., к.-балк. чоғун, төркм. чойн, үзб. чуйан һ.б. бор. кыт. *чöй гун «чуен савыт» сүзеннән: бер очракта бу сүз веляр (к. алт. чойгон), икенче очракта палаталь (уйг. диал. чейүн, чöйгүн, чыгт. чүйүн) яңгырашта чагылыш тапкан (тат.-башк. палаталь – нечкә сузыклы вариантлар шуннан килә); к. ш. ук алт. чой, тув. шой, алт. диал. (телеут) чöö ~ калм. цöö, цöй «чуен»; бур. сой «ялтырап торган (металл)», бор. төрки (ДТС: 151) čoδun «бакыр». Гомумән, бу сүз һәр төрки һәм монг. телендә күпвариантлы, чаг. төр. çоуаn, çögen, cöven, çöyken «чуен». Бор. төркиләр чуен койган.

Бор. кыпч. сүзе төрки-монг. телләреннән күп күрше телләргә кергән, к. Абаев I: 319; Räsänen 1969: 113 (күп мисаллар күрсәтелә, нишләптер тат. чуйын сүзе чуваш теленнән дип бара); Номинханов 1975: 263–264. Рус. чугун, цыгун, чигун, рус., укр. чавун, чагун, чаун һ.б. төрки телләрдәге вариантлылыкны чагылдыра (чаwын, чаун варианты тат. телендә дә булган, к. Радлов III: 1831), к. Аникин: 633–634 (бай әдәбият күрсәтелә). К. Чуй.

Дерив.: чуенчы, чуенчылык.



Предыдущая статья            Следующая статья