Тэтимол 2015

ЧУВАШ[чуwаш], чуаш «чуваш; чувашский» ~ мар. (Упымарий: 193, 195; Иванов, Тужаров: 206; Саваткова: 149) суас, с׳уса, сүäс, башк. сыуаш – бүтән төрки телләрдә чуваш – Идел-Урал регионында иң интригалы этнонимнарның берсе. Хикмәт шунда ки, марилар һәм кайбер бүтән төрки булмаган этник группалар татарларны суась дип атыйлар. Ә чувашларның үзләренә исә суасьла мари «татар сыман мари» атамасы такканнар. Һәм болай атауга нигезләр дә бар: бик күп лингвистик, этнографик һәм тарихи фактлар күрсәткәнчә, чуваш халкының составында элекке марилар төп өлешне тәшкил итә. Татарларны кайбер русча тарихи документларда «Казанские чуваши» дип атыйлар. Икенче яктан чувашларны «горные татары» (горный – монда Тау ягындагы – «Иделнең уң ягындагы») дип атау да булган. Татарларның бер группасы да үзләрен чуваш, чуаш дип атамаган дисәк тә була. Тик бер искәрмә белән: татар теленә күчкән кайбер татар авыллары еш кына элекке гадәт буенча чуваш дип атала бирәләр. Мәс., хәз. Башкортстандагы Базгыя авылы кешеләре чуваш дип язылып килгән.

Чуwаш, чоош, човаш, çuvaş дигән этник берәмлекләр себер татарлары (к. ЗДС: 760–761), кыргызлар (к. İnan I: 7) һәм төрекләр арасындада очрый.

Чуаш этнонимының чыгышы билгесез. Тарихи җирлектә шуңа охшаш бер генә этноним бар – бор. чöш кабиләсе атамасы. Идел-Урал төрки телләрендә, бигрәк тә чуваш телендә, бор. төрки о, ö авазлары уа һәм үәгә әверелә торган булган, мәс., бор. тöрт чув. диал. тыварт, әд. тыват булып әверелгән, бу яңгыраш исә арадаш түәрт яңгырашыннан килеп чыккан. Шуның кебек үк, бор. болгар ташъязмаларындагы күән «көн», уан «ун» һ.б. Чув. пыварлы – борынгыча борлы «бурлы»; кывак < кöк «күк»; тывар «тоз» – борынгыча *тор; хăвар – борынгыча хор- «кую». Шулар үрнәгендә чываш, чуаш < чүәш < бор. чöш дип уйларга мөмкин (бу версияне чуваш тарихчысы В. Каховский китерә). Суась сүзен «курык мари»лар (ягъни «тау ягы марилары») сүәс дип әйтәләр һәм бу яңгыраш борынгырак дип уйларга нигезләр бар. Ә ник соң марича ч түгел – с? Хикмәт шунда: мари телендә с авазы сч кебегрәк, ч авазына якын яңгырашта әйтелә. Русча чюваш варианты да шул әйтелешне чагылдырган. Шулай итеп чуаш сүзе чöш сүзеннән килеп чыга ала. Болар икесе дә этноним. Тик менә кистереп әйтеп булмый: тарихи мәгълүматлар җитенкерәми. Чöш халкы Көньяк Себердә яшәгән һәм аның теле, яшәү рәвеше, кая киткәнлеге һ.б. турында мәгълүматлар юк диярлек. Һәм Урта Идел-Көньяк Урал регионында чöш дигән сүз яз. ядкәрләрдә теркәлмәгән.

Рус телендә XVI г. азагы, XVII г. башында язылган исәп-хисап, җир үлчәү-җир бүлешү документларында чюваш, чюваша, чюваше, чувай дип билгеле бер социаль катлам белдерелә. Аларда «фәлән татарларның чувашлары» мәгънәсендәге тәгъбирләр очрый. Ул «чувашларның» исемнәре татарча-мөселманча. «Чуваш авыллары»ның исемнәре дә чувашча түгел, татарчарак.

Дамир Исхаковның күпсанлы публикацияләрендә чуваш, чюваш дип аталган кешеләрнең этник чуваш кына түгел, татар да, мари да, удмурт та булганлыгы исбат ителә. Хәз. Татарстанның төньягы буйлап сузылган чуваш юлы Удмуртиягә киткән (юл дип Казан дәүләте чорында ям юлын да, шулай ук зур административ өлкәне дә атаганнар).

Чуваш филологлары һәм тарихчылары иске документлардагы «чувашларны» этник, чын чувашлар дип исбатларга тырышалар. Аларның фикеренчә, Казан ханлыгы чорында бу илдәге илатның, һәрхәлдә авыл халкының күпчелеге чувашлар булган һәм алар, имеш, соңыннан татарлашып беткәннәр. Шул ук вакытта чуваш галимнәре бар көчләренчә чувашларның урыс хакимияте астына үз теләкләре белән кергәнлеге, «урыс-чуваш дуслыгы» турында сүз куерталар. Ләкин әлеге документларда сөйләнелгән «чювашлар» – арада иң каһәрләнгән халык: аларның җирләрен талап урысларга, татарларга, бу җирләргә сөрелгән полякларга, латышларга биргәннәр. «Тугрылыклы дус» чувашлар белән рус хакимияте шундый мөгамәләдә булыр иде микән ни?

Аннары Казан тирәсендә «зур күпчелекне» тәшкил иткән «чювашлар» рус хакимияте чорында нишләп бик тиз татарлашканнар соң? Урыс хөкүмәте татарлар санын арттыру белән кызыксынган дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә.

Димәк, XVI–XVII гг. Казан ханлыгы территориясендә яшәгән «чювашлар» этник чувашлар булмаган, ә татарларның, гомумән Казан иле халкының бер социаль катламы – табәкасы (сословие) булган.

Чуваш сүзе шул яки шуңа якын яңгырашта, чуваш галимнәре билгеләгәнчә, чагыштырмача соң гына 1502 елда гына фиксацияләнә: шул елда чувашлар Казан ханы оештырган фестивальгә чакырылалар. Ләкин һәвәскәр тарихчыбыз Әхмәт ага Булатов (күптән мәрхүм) чуваш сүзенең XV г. ук чузаськи формасында фиксацияләнгәнен тапкан (к. Топонимия Поволжья. Ульяновск, 1969: 176–182). Чузаськиләр чирмешләр белән беррәттән Казан ханы армиясендә хезмәт иткәннәр. Билгеле, «чузаськи» чуваштан гайре халык була алмый. Көнб. Европа ядкәрләрендә теркәлгән бу сүз, ихтимал, руслардан язып алынгандыр: чузаськи ул «чуазьский» яки «чувашский»дән бозылган булса кирәк.

Шунысы игътибарга лаеклы ки, чуваш сүзе бу халыкның төп атамасы түгел. XV г. элегрәк чувашларны веде, ведене, вяда, ведьке дип атаганнар: бу атама рус тарихи ядкәрләрендә һәм мордва телләрендә сакланган. XIII г. ядкәре – сәяхәтче венгер монахы Юлиан язмаларында искә алынган Ведин дигән Идел буе иле дә чувашларга карый булса кирәк. Көнб. Европада төзелгән карталарның берсендә хәз. Чабаксар тирәләрендә Веда Суар шәһәре күрсәтелгән.

Тагын бер кызыклы факт: элекке документларда татарларда, башкортларда һәм мариларда (к. Черных 1980: 86–87) Чувашай, Чувашбай, Чувашбирде, Сыуашбирде, Акчуаш ~ Аксыуаш, Сывас, Цюваш дигән исемнәр еш очрый. Нәрсә соң ул чувашай ? Ай исемеме? Әйтеп булмый: Солтанай дигән исем дә булган ич, хәлбуки андый ай юк. Чувашбай аңлашыла, әмма Чувашбирде исеме Аллабирде, Ходайбирде, Тәңребирде кебек исемнәр рәтендә тора. Ихтимал ки, татар-болгар мәҗүсилегендә иген-җөгәрә тәңресе булгандыр (андый тәңре булу – типологик күренеш). Тагын бер фараз: төрек теле ядкәрләрендә чуваш, чуғаш дип кояшны атаганнар. Әллә чуваш – кояш тәңресеме? Ул вакытта чувашлар – «кояшка табынучылар, чувашчылар» була ала. Чуваш дигән тәңре атамасы ислам дине көчәюе белән махсус оныттырылса да бик табигый.

Тарихи җәһәттән чуваш сүзен чураш (к.) белән тәңгәлләштерү дә бик бап килә, ләкин монда фонетик җәһәттән хилафлыклар бар.

Суась ~ чуаш сүзе турында (башлыча чувашларның үзләре тарафыннан) йөзгә якын этимологик мәкалә язылган. Тик аларда да төрле фаразлар гына бәян ителә. Шул фаразлардан иң популяр булганнары:

1) чуаш – тат. җуаш, юаш «басынкы» сүзеннән (Фасмер IV: 376);

2) чуаш – тат. диал. җуач «елга арты, аръяк» сүзеннән (Казаннан караганда чувашларның Идел аръягында яшәвеннән);

3) чаг. төр. сөйләшләрендә (к. Eren H. Sirca köşkte // Türk dili, Ankara 1993: 499) çavaş, çogaş, çogaç, çuvaç, çovaş, çoveç, çöveç, cöveş «кояш» – ураз (к.) сүзеннән мәгънәви калька. Ихтимал һәм кызыклы фараз, ләкин чувашларның кояшка табынулары тур. мәгълүмат юк. К. Краснов Ю.А. Проблема происхождения чувашского народа в свете археологических данных // Советская Археология, № 4. 1974: 112–124; Федотов II: 394–399 (чуваш ~ суась тур. бәхәсләр юнәлешен күрсәтү җәһәтеннән әһәмиятле); Ахметьянов Р.Г. К значению слова чюваш в документах XVI–XVII веков // Проблемы лексикологии и лексикографии татарского языка. Казань, 1995 (шунда чуваш сүзенә даир әдәбият китерелә).



Предыдущая статья            Следующая статья