Тэтимол 2015

ЧУАР, диал. (Троянский I: 448, ТТДС I: 488) чŏбар, (ЗДС: 768) чыбар «пёстрый, чубарый» > чув. чăпар, удм. чипор, мар. чувар < гом. кыпч., чыгт. чубар (> нуг., каз., к.-калп. шубар, башк. сыбар), уйг. чипар һ.б. «чуар (башлыча ат тур.)», кырг., тув. ш. ук чоор, чаар id.; төркм. чопур ~ төр. çорur «шадра; сипкелле; кутырлы».

Сүзнең икенче бер вариантлар группасы – -ғ- төркеме: үзб. чавқар, чавқор, алт. чоқур (> хак. сохыр, чохыр) < иске монг. (Поппе 1938: 136) čooqur < čupaqur «чуар, ала» киң таралган сүз, к. яз. монг. čouxur >> як. чуоғур ~ эвенк. човур, чокур, чоγур, чугур, маньч. чохоро һ.б. (ССТМЯ I: 402–403); хәз. монг. шоохор (> калм. цоохр), бур. соохор һ.б. К. Чупыр . Räsänen 1969: 118–119; Номинханов 1975: 228; Федотов II: 403.

Ат төсмере буларак чŏбар < чубар сүзе күп күрше телләргә кергән (төп чыганагы – бор. монг.), мәс., рус. чебарый, чубарый (ат), к. неол. чебурашка һ.б. Фасмер IV: 375; Аникин: 648.

Дерив.: чуарлы, чуарлык; чуарла-у, чуарлан-у. Ш. ук диал. (ЗДС: 756) чобарай – бер төрле кош; чобарқа «сипкел».



Предыдущая статья            Следующая статья