Тэтимол 2015

ЧУАН, диал. (ДС I: 217; ТТДС I: 788, 793, 495, 518; ТТДС II: 356) цыwан, чŏбан, чипан, чыбан, чыкан «карбункул, чирей, нарыв» ~ чув. çăпан, мар. (Упымарий: 196) сүвäн, сыван, цыван < гом. төрки сүз, к. кар. чыбан, аз., госм. чибан, төр. çıban, төркм. чыйбан, башк. (БТДҺ: 279) сŏбан id. < бор. төрки (ДТС: 150, 156) čïpïqan, čïpqan, čïbaqan «бериш чүл-дала үсемлеге һәм аның бер очы кызарып торган аксыл җимеше, шул җимешкә охшаш шешек» (диелә, әмма киресенчә, ягъни җимеш атамасы шешеккә охшатылган булырга да мөмкин) > иске кыпч., уйг., үзб. чипқан, монг. чипкан «чуан», яз. ядкәрләрдә (Мухамедова 1973: 191) чиибан ~ чыбаан id.

Бу сүзнең икенче – б авазы редукцияләнгән бер филиациясе – себ. (Тумашева 1992: 243) цыйған, миш. (ТТДС I: 495) чыкан, башк. сиқан, сыйқан, алт., кырг. чыйқан, чыйықан > чыйыған ~ иске монг. (Поппе 1938: 435) čıγan «чуан, шеш». Бу сүздән ч > ш күчеше булган телләрдә (нуг., каз., к.-калп., тув. яки бур. диал.) *шыйықан > *шыйыған яңгырашы аша каз. шиған ~ бур. шиихан «далаларда очрый торган түгәрәк очлы тау» > рус. > тат. шихан (к.) сүзе килеп чыккан. К. Чука. Егоров 1964: 208; Räsänen 1969: 106; Федотов II: 96–97 (материалы ярлы); Аникин: 703 (рус. шихан тур., материалы аз).

Дерив.: чуанлы, чуансыз; чуанла-у; чуанчык.



Предыдущая статья            Следующая статья