Тэтимол 2015

ЧУАЛ-У, чыwал-у, диал. чŏwал-у < чŏбал-у (к. ТТДС I: 488; ТТДС II: 356 һ.б.), диал. (ТТДС I: 491) чуғал-у «путаться; спутаться; якшаться» < гом. кыпч., к. кар., кырг. чубал- (> нуг., каз., к.-калп. шубал-, башк. сыбал-) «сөйрәлү, өстерәлү; бер-бер артлы тезелеп бару» ← кар., кырг. һ.б. чуба- > себ. (Тумашева 1992: 241) цуба- «озынаю; сузылу; бер-бер артлы килү; көн артыннан көн үтү» ~ тат. диал. (к. ТТДС I: 494) чыбы-у, уйг. чуба-, чуға- хак. суба- «йомгак, киләп һ.б. сүтү» ~ бур. суба-, монг. суби-, яз. монг. (к. ССТМЯ II: 410) čubu «бер-бер артлы тезелеп килү; тартып сузу; сузылу» һ.б., безнеңчә, бор. төрки (Радлов III: 2184; ДТС: 39, 156) чуб «өлкә; чылбыр боҗрасы; тезем буыны» сүзеннән (чуб-а-) ясалган. Чаг. ш. ук ком., кырг. чубур- ~ бур. чубури-, як. субуруй- «бөртекләп, берәмләп, тамчылап кына төшү (килү, чыгу); бер-бер артлы тезелү». К. Чыбата .

Дерив.: чуалын-у, чуалыш-у, чуалт-у һәм чуалдыр-у (икесе дә очрый). К. түбәндәгеләрне.



Предыдущая статья            Следующая статья