Тэтимол 2015

ЧУАЛ I, диал. (ТТДС I: 467; Тумашева 1992: 220) цуwал, цуал, цыуал «камин», (ЗДС: 760) «летний очаг во дворе; открытый очаг», (Арсланов 1988: 100) шувал «дымоход и печная труба, соединённая со стеной (глинобитной или каменной)» ~ башк. (БТДҺ: 292) сыуал «йомры тимер мич; гомумән мич», хак. диал. соол id. Рус. чивал, чувал «чуал, тышкы морҗа» (< тат.) тур. Аникин: 668–669 (бай әдәбият күрсәтелә).

Гомумән чуwал < чуғал < чоғғал булса кирәк, ягъни чоғ (к. Чуак ) тамырына монг. сүзьясагыч -ғал кушымчасы яисә ғал «ут» сүзе өстәлеп ясалган; чаг. ш. ук төр. диал. чоғаш «кояш эссесе, кояш». К. югарыдагыны.

Дерив.: чуаллы, чуалсыз (өй).



Предыдущая статья            Следующая статья