Тэтимол 2015

ЧӨЙ-Ү, диал. (ТТДС I: 507) чү-ү «подбросить вверх», (Тумашева 1992: 242) цү-ү «взлететь» < гом. кыпч., чыгт. чүй- (к.-балк., ком. чюй-), нуг., каз. шүй- «чөю, чөелү; туп-туры югары менү», сирәгрәк – «төшү, колау», төр. çöğ- «югарыга атылган шәй баллистик дуга буенча әйләнеп төшү». ~ тув. шүг- «көрәштә күтәреп бәрү». Гомумән, бу сүз әйләнеп төшмәле итеп атуны, ыргытуны белдергән һәм бигрәк тә ау кошларына карата әйтелгән (кош чөю, к. Будагов I: 301), к. кырг. чööл- «төшә башлау (ук, пуля тур.)».

Дерив.: чөер-ү, чөеш-ү, чөйдер-ү; чөйгеч . К. Чөй II, Чөйкәл-ү, Чөйлән-ү, Чөйлек-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья