Тэтимол 2015

ЧӨЙЛЕК-Ү(чөйлегү, чөйлекте), диал. чүлек-ү, цөйлөк-ү «подбрасываться, подпрыгнуть (от потери, снятия портивовеса)» ~ башк. сөйлөк- id. – чөй-ү фигыленең дәвамлы интенсивлык формасы (чаг. ашык-у аш-у, тотлык-у тот-у, язлык-у яз-у).

Дерив.: чөйлектер-ү; чөйлекмә, чүлекмә (кое сиртмәсе, к. ТТДС II: 370), себ. (Тумашева 1992: 240) цөйлөкмә «бер тәгәрмәчле арба (ул җигелмәгән чакта горизонталь хәлдә торалмый)».



Предыдущая статья            Следующая статья