Тэтимол 2015

ЧӨЙГЕМАШ < (ТТДС I: 505) чөйген аш «постный суп» (?) – дөреслектә бөтенләй киресенчә, к. каз. шүйгiн «туклыклы мал азыгы», кырг. чүйгүн «туклыклы; көр, тук (терлек)» < бор. төрки (ДТС: 146) čivgin, čivgün «туемлы», čivgin аš «туемлы аш», čiväg «тугайткыч; зимле» ← čiv ~ *čüj тамырыннан. Тат. сөйләшләрендәге «майсыз аш» мәгъ. икенче бер сүздән – йауган аш сүзеннән күчкән (мәгънәләре буталган), к. Хайрутдинова 1993: 63. К. Яуганаш.



Предыдущая статья            Следующая статья