Тэтимол 2015

ЧӨГЕНДЕР[чөгөндĕр] «свёкла (белая – ак чөгендер, красная – кызыл чөгендер )» > чув. чĕкĕнтĕр, шĕкĕнтĕр, мар. (Исанбаев 1978: 38) чүгүндүр, удм. чукиндэр «чөгендер», кайбер чув. сөйләшләрендә – «кишер» < гом. кыпч., к. к.-балк. чюгюндюр < куман. čügündür, ком. чювюндюр, каз. (ҚТДС: 401) шуғындыр, нуг. шувындыр «(башлыча кызыл) чөгендер», төркм. шуғундур, аз. чуғундур, госм. җүкүндүр «чөгендер», кайбер шивәләрдә «кишер төре» < фар. чүгүндүр, чуғундäр, чоғондор id. (яшелчә атамалары төрки телләргә фар. теленнән керүчән); төрки телләрдә -л- варианты аерым даирә тәшкил итә, к. себ. (Тумашева 1992: 241) цөгөлтөр > башк. сөгөлдөр ~ нуг. диал. шувылдыр, калм. šügldür «чөгендер». Räsänen 1969: 119; Федотов II: 410.

Дерив.: чөгендерче, чөгендерчелек.



Предыдущая статья            Следующая статья