Тэтимол 2015

ЧОЛКА, диал. (ДС II: 211; ДС III: 183; ТТДС I: 467, 489, 491, 496) цŏлка, цылка, чолка, чулка, чылка, чөлкә, чилкә «носки, чулок» ~ чув. чăлха id. бор. кыпч. (СС) čulxa id. Чолкы һәм аның вариантлары башлыча миш. сөйләшләрендә очрый. Мар. чулка (Иванов, Тужаров: 262; Саваткова: 187) цŏлка, цылка, морд. цолка, цылка, цюлка «оек», удм. чулка id. урта диалекттан. Чолка < чулка үзе бор. *чул-қақ булса кирәк, бор. төрки *чул- «киекнең тиресен ярмыйча салдыру», к. тув. чулғу- «тирене тулаем салдыру», шулу «бөтен килеш».

Рус. чулок сүзенә килгәндә, ул чолка сүзеннән түгел, себ. (Тумашева 1992: 247), алт. чулуқ ~ хак. чулух < бор. *чул-гуқ ~ чулғу-к «оек» (җәнлек тиресен тулаем салдырып, оек итеп киюдән) сүзеннән. Шулай итеп, безнеңчә, чулка, чулук сүзләре чолга-у белән, гомумән, бер нигездән үк түгел. Хәлбуки Фасмер (IV: 380–381) һәм Федотов (II: 400–401) бу сүзләрне бутыйлар. Әлбәттә, монда төрле контаминацияләр булырга, чолка сүзенең вариантлары рус. чулки сүзеннән кире кайтырга да мөмкин.



Предыдущая статья            Следующая статья