Тэтимол 2015

ЧОЛГА-У, диал. чылға-у, цылга-у «завернуть, обмотать; окружать» > чув. чăлха- < гом. кыпч., чыгт., алт. чулға- (нуг., к.-калп. шулға- > каз. шŏлға-), хак. сулга- id. Э.В. Севортян (1962: 240) аз., төркм. чулға- «чолгау» сүзен аз., төр. çul, ком. чул «эчерге, чапрак; кылдан тукылган тукыма» сүзеннән ди. Безнеңчә, чулга- < бор. төрки (ДТС: 152) čоγla- > бор. монг. čuγla- > калм. (Номинханов 1975: 137–138) цугла- «чолгау» (ягъни монда метатеза: -γl- > -lγ-), һәм сүзнең тамыры бор. төрки čоγ (к. Аякчу , Шу ). Шул ук вакытта аз. һ.б. чул- < бор. *чоғул булса кирәк, к. тув. шуғлақ < *шоғул-ақ «эчерге, чапрак».

Дерив.: чолгал-у, чолган-у (→ чолганыш ), чолгаш-у, чолгат-у, диал. (ДС III: 185) чолгаwыч. К. Чолгау . Räsänen 1969: 119; Федотов II: 40. (чолгау һәм чолка сүзләрен бутый.



Предыдущая статья            Следующая статья