Тэтимол 2015

ЧОЛАН, (ТТДС I: 489) чылан «сени, веранда; чулан; большая комната; чердак», себ. (Тумашева 1992: 240, 247) цŏлан, чŏлан «хлев, загон, помещение для скота» ~ башк. солан «чолан», алт. чулан (> чулым. цулан, шор. шулан), каз. шылан «абзар-кура», чыгт. чулан «читлек, аран» һ.б. (күпчелек төрки телләрдә теркәлмәгән) < монг. чууглан, цулан > бур. суглан «җыелыш урыны; заяннар (к. Заятүләк ) җыелып суд ясый торган урын» (к. Хангалов II: 215–217), иске монг. чиғулған, чуғлаған «сейм» > калм. цуглаан «җыелыш, җыен, җыен урыны, каравыл йорты» (монг. телләреннән > алт. чулаан, чууалан, тув. шуулган мифологиядә «тәңреләр яки шайтаннар җыела торган урын», як. суғулаан, сулаан «каравыл йорты; җыелыш»). Сүзнең тамыры бор. төрки čоγ ~ čïγ «төен, төргәк», шуннан бор. төрки (ДТС: 152) čоγla- «төргәкләү; гаскәрне бер урынга җыю», čоγlan- «төргәкләнү; гаскәр бер урынга җыелу». К. ш. ук эвенк. суглан, һуглан, чуглан «җыелыш» һ.б. Чаг. Чолга-у.

Рус. чулан, чюлан (XVI г. бирле билгеле) тат. теленнән булса кирәк; тәүдә бу сүз театр фойесын, гомумән җыелыш урынын, аннары театраль ложаларны да белдергән (к. Валькова 1971: 97–100); чув. чăлан, мар., удм. чулан, мар. Т. цŏлан, цылан «чолан; амбарның өске каты» татарчадан, ләкин рус теле тәэсирендә ныгытылган. Räsänen 1969: 119; Ахметьянов 1981: 24; Федотов II: 400 (бик накыс); ССТМЯ I: 119; Аникин: 672.

Дерив.: чоланлы, чолансыз; чоланлык.



Предыдущая статья            Следующая статья