Тэтимол 2015

ЧОКЫ-У[чŏқŏ-] «ковырять, копать (палкой, кайлом), долбить, делать углубление» < гом. кыпч., уйг. чоку-, чуқу-, чуңқу- (> башк. соко-, нуг., каз., к.-калп. шуқы-, каз. шŏқы-) id. ~ як. чоқуй- «чүкү, кагу, бәрү» < бор. төрки čoq- «терлек сую; сугу» ~ яз. монг. çoki- > хәз. монг. цохи- «кагу, бәргәләү, тукмау, тукмаклау» ~ тунг.-маньч. (ССТМЯ II: 403) чō-, чок-, чоқи-, чоку- «чуку»; бу фигыльнең исем коррелянты ком. һ.б. чоңқ ~ эвен. чоңг, чоқ, эвенк. чоонқ «чокыр, чокырчык». Бу тамыр ономопоэтик-символик характерга ия һәм төрки һ.б. алтай телләрендә исәпсез күп икенчел тамырлар биргән, к. Чокчын-у, Чокыр, Чоңгыл, Чукы-у, Чукын-у, Чум-у.

Чокы-у үзе генә дә продуктив фигыль нигезе: чокыл-у, чокын-у, чокыш-у, чокыт-у (кайбер сөйләшләрдә чокы-у «казу» мәгъ. аңлашыла).



Предыдущая статья            Следующая статья