Тэтимол 2015

ЧОКЫР[чŏқŏр], (ТТДС II: 356) чŏгŏр, миш., себ. цоқор, цокор, диал. соқор, (Арсланов 1988: 165) чŏңкыр, себ. (Тумашева 1992: 240) цŏңқŏр, цŏңғŏр «углубление, яма». Бу сүзнең бик күп фонетик вариантлары бар, мәгънәсе исә тат. телендә дә, бүтән төрки телләрдә дә өч юнәлештә үсеш алган: а) «төрле махсус чокырлар»; ә) «төрле савытлар»; б) «тирән» сыйфаты. Арытабан к. 1) (ТТДС I: 489) чогыр, чŏғŏр «яшелчә саклау өчен чокыр, мөгрәп» ~ чув. (Сергеев 1968: 61) çăкăр, çăхăр «чокыр, ям» < гом. кыпч., алт. диал., үзб., уйг., гаг., госм. һ.б. (Радлов III: 2167), угыз. чуқур, төркм. чукыр (~ башк. соқор, нуг., к.-калп. шуқыр, к.-калп. шŏқыр) < ком., к.-балк., кырг., уйг. чоңқур, чуңқур, чуңғур, чуңур, төр. çukur «чокыр, чокырлык», кр.-тат. чуңраw «тирән кое», 2) тат. чоқыр, башк. (БТДҺ: 279) соқор «глубокая чашка, кружка» > удм. чыкыр, мар. (Исанбаев 1978: 32) чукыр id. һ.б.; 3) үзб. (ЎХШЛ: 304) чуқур, чоңқыр, чув. чăхăр, бор. төрки (ДТС: 156) çuγurdan «тирән; текә һәм биек кенә битләүле чокыр» ~ чув. (Сергеев 1971: 146) чүңкүр «текә ярлаулы» һ.б., к. ш. ук бор. монг. čongγur «чокырлы юл».

Чонкыр < чуңқур сүзе чоңгыл сүзеннән (яки киресенчә) килеп чыга ала; чуңкур ~ чуңкул нигезен исә беренче карауда төрки (ком.), эвенк. һ.б. чоңк, чоң «чокырчык, батынкылык» яисә бор. төрки (< кыт., к. ДТС: 156–157) čuŋ «кыңгырау, чаң», шуннан «тирән (савыт)» һәм қур (к. Кор ) «түгәрәк» сүзләреннән гыйбарәт дип уйларга мөмкин: чуңқур «тирән түгәрәк», ләкин бу фараз бердәнбер түгел: Л. Будагов (I: 496) буенча, чоқыр < чуқур чоқы-у < чуқы-у (к.); әгәр чоңгыл < чуңгул беренчел булса, бу сүздә төрки телләрдә -ғыл < -ғул аффиксы бар дип уйларга нигез бар һ.б. К. Чоңгыл, Чокы-у. Räsänen 1969: 119–120.

Дерив.: чокырлы, чокырсыз; чокырай-у, чокырла-у, чокырлан-у; чокырлык; чокырчык. К. Чокырча, Чоңгырчак.



Предыдущая статья            Следующая статья