Тэтимол 2015

ЧОГЫР II[чŏғŏр] (Ш. Камал) «музыкальный инструмент типа мандолины» ~ төр. čonur, аз. чуңғур, чөңур алт. (Будагов I: 496) чоқур, чуқур ~ яз. монг. čuγur > хәз. монг. цуур, маньч. чоор, чöрöн «курай» > як., эвенк. (ССТМЯ II: 408) чүöр «шөлдер», к. ш. ук кырг., алт. чоор > тув. шоор «курай; сыбызгы». Икенче яктан к. ком. чёгүр, төр. cögür, груз. чонгури (һ.б.ш. Кавказ телләрендә) «кыллы музыкаль инструмент», төр. çoğurcuk «сыерчык». Музыкаль аләт атамалары мәдәни лексикага карый һәм бик киң таралучан, шунлыктан барча китерелгән мисалларны бер уртак чыганактан дип карарга мөмкин. Räsänen 1969: 116 (тагын мисаллар китерә, һәм монг. çoγu- «чоку» нигезеннән ди).



Предыдущая статья            Следующая статья