Тэтимол 2015

ЧИЧӘН, чәчән (әд. телдә һәр ике вариантта очрый), себ. (Тумашева 1992: 239) цицән «народный певец, бард; красноречивый» < гом. кыпч., к. кырг. чечен, үзб. чечән, кр.-тат., алт., чыгт., уйг. һ.б. (Радлов III: 1988) чäчäн (> башк. сәсән, нуг., каз., к.-калп. шешен) id. ~ бор. чыгт., яз. монг. čеčеn «кабилә башлыгы», як. (к. Токарев С.А. Общественный строй якутов. М., 1945: 222–223) сэсэн «хөкемдарның киңәшчесе». К. ш. ук чув. çеçен «чәчәкле, матур; чичән», чечен «матурлык, тәҗрибә», уйг. чечән, тув. чечен «чибәр; чичән; мәргән», як. сэһэн «хикәя, кыйсса» ~ бур. сэсэн «акыл, акылдарлык», тунг. (ССТМЯ II: 147–148, 422) чэчэн, сэчэн «акылдар, акыл иясе; өлгер, уңган, булдыклы» һ.б., к. Будагов I: 471; Федотов II: 103–104.

Сүзнең тамыры чэчэ (редупликатив сүз) булса кирәк, к. тат. (Ф. Бурнаш шигырендә Курай уйнап чичәрде шунда берсе...) чичәр-ү , кырг. чечерке-, алт. (Радлов III: 1989) чäчäркä- ~ монг. чэчэрхэ-, як. сэһэр- «матур сөйләргә тырышу; тырышып күп сөйләү». Гомумән, гом. төрки чичән < чэчэн > чәчән сүзен монг. телләреннән таралган дип уйлыйлар. Төрки телләрдән ул күрше телләргә дә кергән, мәс., мар. чечен «матур», удм. чеченька «көяз» һ.б. Безнеңчә, чичән ~ чәчән нигезен чәчәк ~ чәчкә (к.) нигезе белән гомоген дип уйларга ярый. Балалар телендә чәчә ~ чача «тәти, матур нәрсә» күп телләрдә очрый (к. Аникин: 659). К. түбәндәгене.

Дерив.: чичәнлек ~ чәчәнлек; чичәнлән-ү ~ чәчәнлән-ү.



Предыдущая статья            Следующая статья