Тэтимол 2015

ЧИЧӘ, чәчә «собственная мать ребёнка в семье, где две и более жён у одного мужчины; непервая (чаще – вторая) жена среди нескольких жён» (отсюда бичә-чичә, бичә-чәчә «разные женщины, бабы», собственно «старшая жена и младшие жёны») ~ башк. сисә, сәсә (башк. сүзе сүзлекләрдә кертелмәгән) id. Бу сүзнең төрле вариантлары һәм төрчәләре себ. сөйләшләрендә күп (к. Тумашева 1992: 237–239; Баязитова 2001: 10, 203; Рамазанова 1991: 36, 52–57, 65): цәцәкә < цәцә әкә «әти яисә әнинең энесенең хатыны, җиңги», цәцәү баба «дәвәти», цәци баба «абыйларның иң өлкәне», цицата < цицә ата, цицебаба «әти яисә әнинең абыйсы», цицә «ата; апа; әни яисә әнинең сеңелләренең иң кечкенәсе», цици «әби» һ.б. Мондый мәгънә төрлелеге чичә ~ чәчә һ.б. сүзенең мәгънәсе нәсел-нәсәп мөнәсәбәтләрендә түгел, бүтән якынлыктан пәйда булганлыгын күрсәтә, моны себ. цәц инә, цәцинә, цицинә «атасыннан яисә анасыннан өлкәнрәк хатын» сүзе белдерә шикелле: сүз «бәбинең чәчен алучы» кеше тур. бара: ул баланың я кече, я иң өлкән абыйсы яисә атасы, дәвәтисе яисә дәвәнисе һ.б. булалган; «икенче хатын» мәгъ. соңрак кына карарлаша башлаган. Себ. татарларында цац туй – баланың чәчен тәүләп китәрү йоласы тур. к. Рамазанова 1991: 62–63.

Бүтән төрки телләрдә: кырг. чече, каз., к.-калп. шеше «күпхатынлы гаиләдә баланың үз анасы», аз. ҹиҹи «әни», ш. ук (АДДЛ: 459) ҹиҹә «дәвәни», төр. çiçe «түти» (угыз телләрендә бу сүз каян килеп чыккандыр – безгә караңгы). Будагов I: 667 (каз. шеше тур. этнографик аңлатма тәҗрибәсе бирелә).



Предыдущая статья            Следующая статья