Тэтимол 2015

ЧИТӘН, диал. цитән, себ. (Дмитриева 1981: 196) чĕтäн «плетень», диал. (текмә читән) «тын», (ТТДС I: 488; БҺҺ II: 212) «большая корзина; клетка для кур и т.п.» > мар. (Исанбаев 1978: 30) четан, манси. čitän, хант. t’edan «читән» (төп. мәгъ.) < гом. кыпч., к. кар. цэтэн, ком., к.-балк., кырг. четен [чэтэн] «чыбыктан үрелгән әйберләр (кәрзин, умарта, арба көймәсе)» > башк. ситән, нуг., каз., к.-калп. шетен id., уйг. (нәкъ татарча) читән, үзб. четан «кабык яки камыш читән», алт. чеден (Радлов сүзлегендә чäдäн) > мар. шеден, хак. сиден, седäн «читән» (төрле мәгъ.) – читәнлек үсемлек исеменнән (чаг. Кура I, Күрән I ), к. каз. шетен, четен, үзб. четан, төркм. читенек «тау битләүләрендә үсә торган тикән, кура, камыш һ.б. төрләре», аз. (АДДЛ: 442) чәтән «камыш; камыштан үрелгән кипкер, читлек, келәт һ.б.ш.; камыш аркаулы палас, тукыма». Бу сүз үз чиратында бор. төрки (ДТС: 146) čit > чыгт., госм., уйг. (к. Радлов III: 2140, 2122) чит «камыштан, чәнечкәктән һ.б.ш. үрелгән киртә, шалаш» тамырыннан ясалган булырга тиеш, к. ш. ук алт., үзб. һ.б. чий «читән һ.б.ш. үрү өчен кулланыла торган үсемлек» (к. Чий II ), алт. чет, тув. шет «ылыслы агач төре».

Чув. сатан ~ мар. диал. (Упымарий: 189, 253, 259; Саваткова: 185) сатан, сäтан, цетен, цецен, чэтан «читән» болг. теленнән булса кирәк. Гомумән, бу сүз бор. төркилектән килә (барча китерелгән сүзләрнең төрле чыганактан булуы шикле) һәм күрше телләргә дә үтеп кергән, к. калм. шитн «читән», осет. (Абаев I: 311) cetenö «кәрзин» һ.б. Чаг. Чит II, Читлек, Чыты . Будагов I: 503–504; Räsänen 1969: 106; Федотов II: 88 (бик ярлы); Нұрмағамбетов: 135–136 (төрле фаразлар, иске ядкәрләрдән параллельләр китерә); Тимергалин: 543.

Дерив.: читәнле, читәнсез; читәнлек; читәнлә-ү (читәнләп алу дигәндә). Тотрыклы тезмәләр: читән арба, читән өй; читән тоту .



Предыдущая статья            Следующая статья