Тэтимол 2015

ЧИРҮ, (ЗДС: 753) чиреү «войско (не свое), полчище; множество людей, масса (в одном месте), сборище», (Троянский I: 467) «поход» < гом. кыпч., кар. цэрив «сугыш, көрәш, җәң», башк. сиреү, к.-балк., черив, кырг., алт. черү, черүү «гаскәр, чирү», черик «солдат», ком. черив «яу», нуг., каз., к.-калп. шеру, шерү, тув. шериг < алт., чыгт., уйг. (Радлов III: 1967–1968) чäрү, чäрiк «армия» < бор. төрки (Clauson: 428–429) čerig «гаскәр, чирү», төр. çeri «гаскәр төре», чув. çар, çарă ~ мар. сар < сäр «гаскәр; сугыш» (болг. теленнән), венг. sereg «гаскәр» һ.б. (күп телләргә кергән). Бу сүзне кыт. алынмасы диючеләр дә бар.

Бор. төрки čerig «гаскәр» сүзен ДТС (: 144) авторлары бор. һинд. kşatrika «гаскәри; армия» сүзеннән дип карыйлар, әмма М. Рясянен (Räsänen 1969: 105) бу фикерне куәтләми, Дҗ. Клоусон да сүзнең (аның «нәрсәнең дә булса кире, тискәре ягы» мәгънәсе дә булган) тамыры бор. төрки čer-, čär- «кара-каршы төзелеп тору, йөзмә-йөз каршы тору (тезелгән гаскәрләр тур.)» ди, бу фикергә А. Донук та (Donuk: 97) кушыла, к. М. Кашгарида çergeşmek «капма-каршы тезелеп сугышмак» (II: 209). Бор. čer- сүзенең төп мәгънәсе тат. *чәр-ү (шуннан к. Чәрек ) «каршы тору, каршылык күрсәтү» сүзендә сакланган шикелле. Бу мәгълүматлар яктылыгында чирү < чэриг «хәрби тезем» җәргә (к.) сүзен хәтерләтә башлый.

Рус. шеренга «бер рәтле хәрби тезем» ниндидер бор. төрки телдән, *чәрәңге *чәр-ән-ги «тезелешү, тезеленге» ← *чәр-ән «теземгә басу» – *чәр- сүзенең кайт. юнәлешеннән килә (безнең фараз). К. ш. ук Чәрмәсән, Чирмешән. Будагов I: 475; Фасмер IV: 429; Федотов II: 86; ССТМЯ II: 421; Аникин: 632 (рус. диал. цыриг «яугир» < монг., бур. цэрэг «гаскәр, гаскәри» тур.)



Предыдущая статья            Следующая статья