ЧИРТМӘ (ТТДС I: 486), чертмә, черетмә, башк. (БТДҺ: 274) серетмә, сертмә «целина, вспаханная на второй год; залежь» ~ чув. çĕртме «парга калдырылган җир, такыр басу; икенчеләй сөреп чәчү» ← черет-ү ← чер-ү (к.) сүзеннән булса кирәк. Шуның белән бергә бу чиртмә ~ чертмә сүзенең бүтән тамыры булу ихтималы да юк түгел. |