Тэтимол 2015

ЧИРМЕШ > башк. сирмеш «мариец, мари» – Хәзәр ядкәрләрендә Х г. бирле билгеле этноним; цармис ~ чув. çармăç, бор. яңгырашта чәрмиш, рус. черемисы вариантына караганда *чәрәмис, чәрәмиш ~ чэрэмиш, мари галимнәре фикеренчә, черемось, чэрүмось дигән варианттан килә һәм бу сүз күрше төркиләр (болгарлар, бор. татарлар) теленнән таралган. Марилар үзләрен чирмеш ~ чәрмеш дип атамаганнар диләр. Күптәннән килгән фикер буенча, чэрү-мось «гаскәр (чирү) кешесе» дигәннән, имеш. Ләкин әгәр чере ~ черү өлеше чыннан да төрки чирү ~ бор. төрки чэриг «гаскәр, солдат; саклану (оборона)» сүзеннән килсә, бу сүзнең тамыры чэр-, чэрэ- «фронт тоту» фигыленнән чэрэмиш «фронт тотучы» сүзе дә ясала ала. Чирмеш ~ черемись сүзенең Чирмешән ~ Чәрмәсән дигән елга исемнәренә охшашлыгы да фикер уята. Гомумән, барча мәзкүр фаразларның ышандырырлыгы уртача. Четкарев 1953: 107–131; Фасмер IV: 338–339; Черных 1980: 36–40; Гордеев 1964. Фразеологизм: чирмеш аты «ашамыйча эшләүче».



Предыдущая статья            Следующая статья