ЧИРМӘ, черемә (ТТДС II: 349, 354) «сбор продуктов и вещей для проведения сабантуя» к. Чәрмә. Дерив.: чирмәче «сабантуйга әйбер, азык-төлек һ.б.ш. җыючы». Черемә варианты (язгы чәчү вакытында «игеннәр уңсын» дигән мәҗүси магия буенча җиргә йомырка ташлау, күрәсең, җир иясенә корбан бирү) чирмә ~ чәрмә «күн букчай» сүзен халык этимологиясенчә черү фигыленә нисбәтләүдән килеп чыккан – чөнки ул корбанлык йомыркалар чери. |