ЧИРЕК «четверть» > чув. чĕрĕк, мар. чырык, чĕрĕк, удм. черык < гом. кыпч. чэрэк, чэрик (> башк. сирек, кар. цэрик, нуг., шерик, каз., к.-калп. шерек) һ.б., уйг. чарәк, үзб. чойрак, госм. чäйрäк һ.б. < фар. чāр йәк, чäһāр-у-йäк «дүрт тә бер, дүрттән бер». Федотов II: 415. Чирек сүзенең конкретлаштырылган мәгъ. бар, мәс. тат. «аршынның, кадакның дүрттән бер өлеше», «бер чиләк (сыеклык үлчәме)» – батманның дүрттән бер өлеше булса кирәк һ.б. Дерив.: чирекле (шешә), чиреклек ; чирекләп һ.б. |