Тэтимол 2015

ЧИРӘМ, диал. (ТТДС I: 484) чиләм «лужайка; дёрн» ~ башк. сирәм, сиҙәм id. > чув. (Сергеев 1971: 113) çерем, çейрем > мар. сирем id. ~ мар. шерем «тапталган болын; чабынлык, печәнлек», каз. (ҚТДС: 384, 393) шәрiм «үләнле җир», шерем «басуда сөрелмичә калган җир» ~ төркм. (ТДГДС: 204) ширәм «үзән урталыгындагы калкулык (андый урында үлән үскән)», ширем «язгы сулар эзе (шунда да үлән үсүчән)» ~ бур. шэрэм «язгы үлән» >> як. (Пекарский: 2240) сiрäм, сiрäн «чирәм». К. ш. ук мар. сäран «печәнлек җир» (тик бу сүзне бүтән тамырлардан чыгып та аңлатырга була). Безнең материал төзек системага урнашып бетми: төркм. телендә, мәс., сүз ч- авазына башланырга тиеш иде һ.б. Чаг. иске төр. (Özön: 142–143) çera «үлән», çeramin, cram (барысы да фарсы) «чирәм, үлән». Räsänen 1969: 105; Федотов II: 102 (бик кыскача).

Дерив.: чирәмле, чирәмсез; чирәмлек.



Предыдущая статья            Следующая статья