Тэтимол 2015

ЧИҢГЕЛЧӘК, чәңгелчәк (ЗДС: 738) «колыбель, люлька (с холщовым дном)», себ. (Тумашева 1992: 189, 236) сеңелцәк «таган», цәңгелцәк, цәңкелцәк «колыбель» ~ башк. (БТДҺ: 294) сәңгелсәк id. ← цәңкел-ү < чәңкел-ү «мәтәлчек атыну», күрәсең, ш. ук «тирбәлү», к. ш. ук диал. (ТТДС II: 272) сәнсәк «силлә (пружина) урынына кулланыла торган ныклы колга (шуңа бишек эленә)» < *сәңгелčәк. Чаг. монг. цэнгэл < яз. монг. čenggel «күңел ачу, уйнау-көлү». Элекке заманнарда таганда атыну еш кына бердәнбер күңел ачу чарасы булган. К. ш. ук Сәленчәк.

Чиңгелчәк – *чиңгел сүзенең кечерәйтүле формасы булса, чәңгелдәк (к.) чәң имитатив тамырына -елдәк кушымчасы ялганып ясалган.



Предыдущая статья            Следующая статья