Тэтимол 2015

ЧИЛӘК, диал. (миш., себ.) циләк «цилиндрический сосуд из цельного дерева; ведро» > чув. чилек, манси. čiläx id. ~ себ. (Дмитриева 1981: 196) цэләк, цәләк «чиләк» < гом. кыпч., алт., чыгт., төркм. челек (> башк. силәк, кар. целек, целяк, нуг., каз., к.-калп. шелек), үзб. челак «чиләк; дадан умарта; тәгәрмәч бүкәне», уйг., чыгт., госм. (к. Радлов III: 1971) чäлäк, к.-балк. диал. цäлäк «чиләк», гаг. челек «сөт чиләге; патша бүреге, цилиндр бүрек». Н.А. Томиловның «Этнография тюркоязычного населения Томского Приобья» дигән китабында (Томск, 1980: 191) чигләк яңгырашы китерелә.

Сүзнең ясалышы-чыгышы безгә ачык түгел.

Чиләк ~ чәләк сүзе төрки телләрдән күп күрше телләргә кергән, к. рус. диал. (Фасмер IV: 326, 362) челек, чиляк «чиләк төре», фар.-таҗ. чäлäк, чалак «чиләк; зур банка», лезг. (Дагстан телләрендә гомумән) челег «чиләк» һ.б. Räsänen 1969: 104. Тат. сөйләшләрендә, видра ~ бидра ~ бидрә дән аермалы буларак, чиләк – һәрвакыт агач савыт.

Дерив.: чиләкле, чиләксез; чиләклә-ү (→ чиләкләп ), чиләклек (төрле мәгъ.), чиләкче.



Предыдущая статья            Следующая статья