Тэтимол 2015

ЧИК-Ү I(чигү, чикте), миш. цик-ү «отступить; нести тяжелую ношу (күч. мәгъ.), переживать (определённое состояние)», диал., иск. «уступить в цене; потерять ценность, достоинство», диал. (ДС III: 482) «курить» < гом. кыпч. чек-, чэк- (> башк. сик-, нуг., каз., к.-калп. шек-, тув. шэг-) ~ кр.-тат., чыгт., уйг., госм., төр., аз. (Радлов III: 1945) чäк- «тарту, суыру; чабу, селтәү, төю; дәвам итү, озакка сузылу; буяу, буялу; хисаплау, үлчәү; кичерү; күчерү; түзү; чиертү; өтерге, ышкы һ.б.ш. белән эшләү» – төрки телләрдә иң күп мәгънәле сүзләрнең берсе; гомумән, аның мәгънәләренең күпчелеге тарт-у (к.) сүзенекенә тәңгәл (тарт-у фигыле исә чэк- актив кулланылган телләрдә сирәк кулланыла); тат. әд. телендәге кайбер фразеологизмнарда тарту ~ чигү бер-берсен алмаштыра: азап тарту ~ азап чигү; аһ тарту ~ аһ чигү; к. ш. ук тартыну ~ чигенү һ.б. Чув. чак- (< чәк-) «кимү, кыскару; чигенү» (~ мар. цäк-, чäк-, чак- id.) сүзе дә гом. төрки, угыз. чэк- сүзенең аерым мәгънәләрен генә саклый. К. Чик-ү II . Будагов I: 482; Räsänen 1969: 102; Федотов II: 386.

Дерив.: чиктер-ү. К. Чиген-ү, Чикнә-ү. Чаг. Чик.



Предыдущая статья            Следующая статья