Тэтимол 2015

ЧИКМӘН, диал. (миш., себ. ) цикмән, цәкмән «грубое сукно из верблюжьей шерсти» < гом. кыпч., к. кырг., алт. чекмен, үзб., уйг., төркм. диал., чыгт. һ.б. чәкмән, чәкман, чэкмэн > башк. сикмән, (БҺҺ II: 229) сәкмән, нуг., каз., к.-калп., тув. шекпен, төр. (Zenker: 319) čikmen id. гадәттә гом. төрки (төр. һ.б.) чэк- «кию, өстенә тарттыру» фигыленнән ясалган дип исәпләнә, к. Räsänen 1969: 103. Бу фаразны тат. (ТТДС II: 352) чикмәк «халат, җилән» сүзе дә раслый кебек. Чэк- күпмәгънәле сүз, һәм чикмән «чигелгән, каелган кием» булуы да ихтимал. Чаг. себ. (ЗДС: 708) цәгәнле «чигелгән (кием)».

Чикмән сүзе белән беррәттән тат. диал. (Троянский I: 434; ТТДС I: 485) чебкән, чипкән < бор. кыпч. *чэпкэн ~ к.-балк., ком., кырг., алт. чепкен (> тув. шепкен), госм., алт. (Радлов буенча) чäпкäн, аз. (АДДЛ: 437) чәпкән, чәвәкән «хатын-кыз җиләне, ябынчасы» сүзе дә бар һәм аны чикмән ~ чэкмэн сүзеннән метатезаланып килеп чыккан дип карыйлар. К. ләкин калм. tsemgn < иске монг. čemgen ~ яз. монг. čengbe, čengme ~ маньч. (ССТМЯ II: 420) чэңму «чикмәнлек тукыма, тула». К. ш. ук бор. төрки (ДТС: 143) ček «чикмәнлек тукыма», фар., көрд. çek «өске кием, хәрби амуниция», čekbend «тулы хәрби форма». Өстәвенә тагы к. Сукман. Монда, күрәсең, берничә сүз контаминациясе күзәтелә.

Чикмән ~ чәкмән ~ чэкмэн күп күрше телләргә үтеп кергән: мар. диал., удм. диал. чикмен, фар. чекман һ.б. Будагов I: 482 (тат.-башк. чикмәне тасвирлана); Федотов II: 22 (чикмән һәм сукман сүзләрен бердәй дип карый һәм хаклы рәвештә аларның рус-слав. даирәсеннән килү ихтималын кире кага); рус. чекмень тур. Аникин: 510, 652–653 (бай әдәбият күрсәтелә).

Дерив.: чикмәнле, чикмәнсез; чикмәнлек.



Предыдущая статья            Следующая статья