ЧИКЛӘВЕК[чикләwĕк]  «орех» < диал. читләwĕк,  (ДС I: 218) читлаwық,  (Зимасов: 111) чәтләүек  ~ башк. сәтләүек < куман. (Радлов III: 1984) чäтлäук > кар. цетлявук, четлевик, чэтлэвик, чэтлэвич, к.-балк. чертлеўюк (> нуг. шетлевик) «гади урман чикләвеге» ← чэртлә- тәкълиди фигыленнән, тәүдә, ихтимал, бу сүз чикләвек ваткычны белдергәндер, к. иске тат. (Троянский I: 435) чатлаwык  «тиски, эскәнҗә». К. ш. ук төрки чыгт. (Будагов I: 453) чатлағуч «пестә» ← чатла – «чыртлау, шартлау, чатнау»; каз. (ҚТДС: 368) чекiлдек, чекiлдеүiк, шекiлдәүiк «көнбагыш». Сүзнең тамыры, әлбәттә, черт ~ чәрт ~ чарт имитативы. Тат. әд. нормага чикләвек (-к-) яңгырашы очраклы рәвештә (берәр язучының җирле сөйләшеннән) кереп киткән. Сөйләшләрдә чикләвекне чики  дип атау да бар. Дерив.: чикләвекле, чикләвеклек.   |