ЧИГЕНТЕ «отступление (от темы); исключение (из правил)» ← чиген-ү. Чигенте  сүзе 1920 нче елларда ук кулланылган, ләкин онытылу сәбәпле аның урынына русчадан уңышсыз калька – чыгарма  кулланыла башлаган. Ул чыгарма  сүзенең математикада бөтенләй бүтән мәгънәсе бар. Дерив.: чигентеле, чигентесез.   |